Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Шаһимәрданов Татарстан Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдановка 50 яшьлек юбилее һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең 10 еллыгы уңаеннан республикада милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен «Бердәмлек» медале тапшырылды.
Бүләк Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бирелде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган ял көннәрендә мөселман эшкуарлары РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан Казанда ассоциациянең PrivateClub әгъзаларының традицион айлык очрашуы форматында бәйрәм чарасы узды: Россия Ислам бизнесының 100дән артык әйдәп баручы вәкиле, шулай ук дәүләт эшлеклеләре һәм дин әһелләре җыелды.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлеге ислам мәгарифенә, мәчетләргә, мөселман инфраструктурасын үстерүгә, шулай ук халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм итү буенча күпсанлы хәйрия башлангычлары белән киң танылу алды. Бәйрәм чарасында оешманың төп юнәлеше турында аның президенты Айдар Шаһимәрданов сөйләде.
«Бүген без 1917 елгы революциягә кадәр бабаларыбыз төзегән мәчетләрне, мәдрәсәләрне, хастаханәләрне һәм башка биналарны күреп беләбез. Ә без нәрсәләр төзедек?.. Безнең барлык чаралар да бер максатка хезмәт итә – ислам инфраструктурасы булдыру өчен мөселман эшмәкәрләрен бергә туплау», – дип искәртте ул.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм аның җитәкчесе исеменә кунаклар тарафыннан җылы сүзләр әйтелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мактаулы бүләкләр арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты да бар иде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз