news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Агымдагы елда Татарстанда торак төзелеше өстенлекле милли проект нигезендә башкарылачак

^Агымдагы елда Татарстанда торак төзелеше өстенлекле милли проект нигезендә башкарылачак

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Узган ел Татарстанда план буенча каралган 1750 квадрат метр торакның 1631,8 меңе гамәлгә куелган. Бу еллык биремнең 92,3 процентын тәшкил итә.

Шул исәптән предприятие һәм оешмалар куллануга 875,5 мең квадрат метр торак тапшырган, шәхси төзүчеләр 753,3 мең квадрат метр торак мәйдан торгызган. Быел әлеге күрсәткечләр югарырак булачак. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев үткәргән киңәшмәдә 2006 елда Татарстанда торакны гамәлгә кертү буенча еллык бирем формалаштыру турында сүз барды. Киңәшмәдә муниципаль берәмлек җитәкчеләренең урынбасарлары, ТР Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге үзәге һәм контроль органнар вәкилләре катнашты.

Р.Хаҗиев сүзләренчә, агымдагы елның беренче ике аенда республикада 39,9 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Моннан тыш, 1199,84 мең квадрат метр торак күләмендә элегрәк эшләнгән резерв бар, ягъни бүген дистәләгән торак йортлар төрле әзерлек дәрәҗәсендә. “Төзелеш темпларын үстерү – “Россия гражданнарына уңайлы һәм алырга мөмкин булган торак” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыруның төп шартларыннан берсе”, - дип ассызыклады Р.Хаҗиев.

Билгеле булганча, Татарстанда торак төзелеше буенча максималь күләмгә 80нче еллар азагында ирешелгән, ул чагында ел саен 1 миллион 987,2 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Әмма 90нчы еллар уртасында, илдәге икътисади тотрыксызлыкларга бәйле рәвештә, төзелеш темплары кискен кимегән – 1,6 тапкыр. Хәзерге вакытта республика төзүчеләре 80нче еллар ахырындагы күләмнең 90 процент дәрәҗәсенә чыккан. Тармакта үсеш республика бюджетыннан финансланган дәүләт торак программаларын гамәлләштерү хисабына булган. Әйтик, 1996 елдан 2004кә кадәр тузган торакны бетерү буенча республика программасын гамәлләштерүгә 20,5 миллиард сум юнәлтелгән, 2,8 миллион квадрат метр торак төзелгән. 49 мең гаилә уңайлы фатирларга күчкән.

Шуңа бәйле рәвештә Р.Хаҗиев өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру өчен түбәндәге бурычларны билгеләде: төзелеш күләмен алга таба да үстерү, гражданнарга ипотека һәм субсидия ярдәмендә торак алуда ярдәм итү, торак-коммуналь тармакны реформалауны дәвам итеп һәм анда яңа “сәламәт” көндәшлек булдырып, татарстанлылар өчен уңайлы тораклар бирү. Өстенлекле милли проект нигезендә, гомумән алганда, 2006-2010 елларда Татарстанда 10 миллион квадрат метр торак гамәлгә куелачак.

Республикада социаль ипотека программасыннан тыш, берничә дәүләт торак программасы гамәлләштерелә, аларның иң файдалысы – классик ипотека. Әлеге программалар нигезендә, 2 миллион квадрат метр торак мәйданны сафка бастыру зарур. Классик ипотека үсеше перспективаларын исәпкә алып, бу күләм 3 миллион квадрат метрга артырга мөмкин. Моннан тыш, шәхси төзелеш 3-3,5 миллион квадрат метр торак бирергә тиеш.

Р.Хаҗиев инженер челтәрләренә игътибар юнәлтте, аларның төзелеш темпларын да тизләтү зарур. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәтне өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыруга дәгъва итәрлек шәһәрләр дип атады, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100