Бөек Җиңү көнендә Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә Җиңү мемориалы янында Советлар Союзы Герое Абдулла Шаһиев сыны ачылды. Тантаналы чарага геройның нәселе чакырылган иде.
Тантаналы чарада геройның ике улы – Наил һәм Камил Абдулла уллары, күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары катнашты. Агидель шәһәрендә яшәүчеләр геройны искә алу һәм чәчәкләр куярга һәйкәл янына килде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Абдулла Шаһиев 1941 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. 16нчы гвардия Чернигов кавалерия дивизиясенең 58нче гвардия кавалерия полкының пулеметчысы, сержант Шаһиев сугыш вакытында үзен Ватанының батыр улы итеп таныта.
Ул Ленин ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Абдулла Шаһиев Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, диелә хәбәрдә.