Марат Әхмәтов Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады

Ул бәхет, ныклы сәламәтлек һәм мул уңыш теләде

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады.
“Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәхсән үз исеменән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Авыл хуҗалыгы һәм гомумән алганда, бөтен ил өчен киеренке хезмәт һәм җитди сынаулар елы булган 2010 ел узып бара. Елның беренче ярты елында табигый аномалияләр игенчелеккә зыян китерде, ә икенче ярты еллыкта терлекчелек тармагына тискәре йогынты ясады. 2010 ел нәтиҗәләре буенча җитештерелгән продукция күләме 99 миллиард сум тәшкил итә. 2009 ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясен югалту 50 миллиард сум булган.
Бу кыенлыкларга карамастан, республика ашлык, яшелчә белән тулысынча тәэмин ителгән, кайбер продуктларны читтән сатып алырга туры килде.
Яңа елда мелиорация системасын торгызуга тотыну планлаштырыла. Республика терлекчеләре алдында терлекләр баш санын һәм җитештерү күләмен саклау бурычы тора.
2011 елга аяк басканда, без авыл хуҗалыгы производствосын үстерү, аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә өметләр баглыйбыз. Бу республиканың азык-төлек белән тәэмин итү өчен зарур.
Чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләренә бәхет, ныклы сәламәтлек, өметләр һәм мул уңыш телим.”
ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.