Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә чираттагы көзге ярминкәдә продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителде
Көзге чорда үткәрелгән ярминкәләрдә 2 миллион 600 мең сумлык продукция сатылды.
(Зәй, 31 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй» агросәнәгать паркы биләмәсендә оештырылган ярминкәдә булды. Анда продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Анда агросәнәгать паркы, җирле җитештерүчеләр, Карташов, Ионов, Носов, Сироткин крестьян — фермер хуҗалыклары катнашты. Бигеш, Югары Пәнәче, Гулькин, Дүрт- Мунча, Кадер, Түбән Биш һәм Югары Шепкә җирлекләре авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын халыкка тәкъдим итте.
Продукциянең сыйфатын ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре даими тикшереп тора. Көзге чорда үткәрелгән ярминкәләрдә 2 миллион 600 мең сумлык продукция сатылды. Ярминкәгә 13 тоннадан артык бәрәңге, 3,4 тонна ит һәм ит ризыклары, 4,5 тонна он, 6,65 тонна шикәр комы, 6 мең данә тавык йомыркасы китерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз