news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында кукуруздан рекордлы күләмдә уңыш алалар

Кырларда бер гектардан 104 центнер уңыш чыккан.

Мамадыш районында кукуруздан рекордлы күләмдә уңыш алалар
«Нократ» газетасы

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта Рифат Мотыйгуллин җәмгыяте быел кукуруз уңышы буенча рекорд куя. Бүген аның кырларында гектардан 104 центнер уңыш җыеп алалар. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Хәзерге вакытта «Нократ» бүлекчәсе кырларында комбайннар эшли. Монда кукурузның Ромвель, Родригес, Демогрин сортлары чәчелгән — алар барысы да гибридлар. Чәчү материалын «ТатАгрохимсервис» бирә.

«Продпрограмма» агросәнәгать комплексы берничә ел әлеге җәмгыять белән хезмәттәшлек итә. Аларның киңәшләре буенча, кырларның уңдырышлылыгын арттыру, үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау буенча чаралар үткәрелә.

Бүлекнең баш агрономы Иван Афанасьев сөйләгәнчә, кукурузны 1,8 мең гектардан артык мәйданда үстергәннәр, 500 гектардан алынганын силоска салганнар. 12 октябрьдән бөртеккә кукуруз суктыру башланды. Техника һәм кешеләр 12 сәгать — иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшли.

«Уңыш бик яхшы. Мең ярым тонна бөртек суктырган көннәр дә булды. Хәзер 700-800 тонна чыга», — диде баш агроном.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100