Теләче районы җитештерүчеләре К.Тинчурин урамында сәүдә итте

Шәһәр халкын кайгырткан әлегедәй ярминкәләр декабрь ае азагына кадәр дәвам итәчәк.

(Теләче, 31 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов), Казанда кабаттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Теләче районы җитештерүчеләре бу юлы да Кәрим Тинчурин урамында “Иске Шәһәр” префектурасы биләмәсендә сәүдә итте, дип яза җирле басма.

Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанлыларга ашлык, ит, сөт, бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер ише яшелчәләр тәкъдим итсә, Алан, Олы Мәтәскә, Айдар, Олы Нырсы, Әбде авыл җирлекләреннән килгән җитештерүчеләр яңа терлек, кош-корт ите, бакча, урман җимешләре, умарта балы, төрле кайнатмалар, тозлыклар белән сәүдә итте диде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Тулаем алганда, ярминкәдә яңа суйган иткә, бәрәңгегә, кәбестәгә, авыл сөтенә һәм сөт ризыкларына сорау зур булды. “Теләче Агро” ширкәтеннән, Алан авыл җирлегеннән алып килгән итне, җаваплыклары чикләнгән “Алан”,”Агролак”, Таң” ширкәтләренең сөтен, Баландыш авылында “Невский” һәм “РедСкарлет” сортлы бәрәңге игүче Марат Низамовның бәрәңгесен чират торып алдылар. Шулай ук авыл җирлекләре алып килгән бакча нигъмәтләрен дә шәһәр халкы теләп алды. Аеруча халык иртәнге алтыда, җидедә зур активлык күрсәтте.

Үстерсәң, җитештерсәң, әзер продукциягә һәрчак урын табыла. Кызганыч, бәясе болай да юнь булган ашлыкка сорау зур булды дип әйтеп булмый. Шулай да “Игенче” ширкәтендә үстерелгән ашлыкның күпчелегенең сатылып бетүен билгеләп үтәргә кирәк., “Хәкимова” шәхси предприятиясендә пешкән хуш исле ипине һәм камыр ризыкларын, халыкчан итеп әйтсәк, кулга да тидерми алып бетерделәр.

Шәһәр халкын кайгырткан әлегедәй ярминкәләр декабрь ае азагына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе атнада “Иске Шәһәр” перфектурасында биләмәсендә Әтнә районы җитештерүчеләре сәүдә итәчәк, аның икенчесенә кабат безнең район җитештерүчеләре барачак, диелә район басмасында.