Татарстанда бөртекле культуралар 546,8 мең гектар мәйданда җыеп алынган

Бу фаразланган күрсәткечнең 83 проценты дигән сүз

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бөртекле культуралар 546,8 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу фаразланган күрсәткечнең 83 проценты дигән сүз. 528,2 мең тонна ашлык суктырылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республикада уңыш гектарыннан уртача 9,7 центнер тәшкил итә.
Корылык шартларында Актаныш районы игенчеләре иң югары күрсәткечләргә ирешә. Районда 29 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан 17 центнер тәшкил итә. Баулы районында – 8 мең (14 центнер), Кайбыч районында 12,3 мең тонна (12,2 центнер) ашлык суктырылган.
Республиканың Әтнә, Алабуга, Саба һәм башка кайбер районнарында уңыш гектарыннан 7,5 центнер чамасы тәшкил итә.