Азнакайның биш авыл җирлеге грант отты

Урманай һәм Татшуган авыл җирлекләре грант акчасына трактор алачак.

(Азнакай, 31 май, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниеева). Азнакай районының Татшуган, Вахитов, Чалпы, Сарлы, Урманай авыл җирлекләренә 1,5 миллион сум күләмендә грант биреләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көннәрдә ТР Муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында районның биш авыл җирлеге — Татшуган, Вахитов, Чалпы, Сарлы һәм Урманай да бар.

Быел конкурста республиканың кырык өч районыннан 173 авыл җирлеге җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне билгеләгәндә җирлектәге халык саны, бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка кертемнәр күләме, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саннары һ.б. исәпкә алына.

Грант нигезендә бүленгән акчалар җирлектә яшәүчеләрнең тормышы өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгәтотылырга тиеш.

Урманай һәм Татшуган авыл җирлекләре грант акчасына трактор алачак."Техникабыз юк иде, тиздән безнең авыл җирлегенең дә үз тракторы булачак. Аның ярдәмендә кыш көне юлларны чистартып торырга, өмәләрдә чүп-чар төяргә, йөк күчерергә мөмкин булачак», — ди Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.