Татарстанда азык әзерләү техникасының киләсе сезонга әзерлеге буенча бәйгеләр уза

Экспертлар үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының төзеклеген тикшерә.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстанда районнарда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурслар уза. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Аның составында шулай ук Фәрит Хөснуллин, "Агросила групп" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспертлар үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкаруны тикшергән.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "Җәлил" АФ” ҖЧҖ алган, икенче урында – "Сарман" АФ” ҖЧҖ һәм "Нөркәй" АФ” ҖЧҖ.

Зәй муниципаль районы хуҗалыкларын составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов, район башлыгы Рәзиф Кәримов һәм башкалар кергән комиссия йөреп чыккан.

Биредә беренче урын "Зәй" агрофирмасы” ҖЧҖенә бирелгән, икенче урында – "Восток" агрофирмасы” ҖЧҖ.

Район башлыгы Рәзиф Кәримов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре алдына күпьеллык үләннәрне беренче кат 2018 елның 23 июненә кадәр чаптырып бетерү бурычы куелды, дигән.