«Майский» яңа уңыш кыярлары белән тәэмин итә

«Майский» яңа уңыш кыярлары белән тәэмин итә

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген «Майский» агрокомбинаты яшелчәчеләре Казанның сәүдә челтәренә яңа уңышның өч тонна кыярын җибәрде. Соңгы вакытта предприятие бал кортлары ярдәмендә серкәләндерелә торган гибрид сортларга өстенлек бирә, алар исә, югары уңышлылык һәм тәм ягыннан аерылып тора.

Узган ел яшелчәчеләр 16 мең тоннага якын кыяр саткан. Быелгы уңыш та шундый ук мул булырга ошаган. Сүз уңаенда, агрокомбинат эшчеләре кыярның гибрид төрләрен үзләре чыгара, орлыклар алырга кирәкми.