2014 ел авыл хезмәтчәннәрен яхшы һава шартлары белән куандырырга мөмкин

Яз явым-төшемгә бай булачак, аграрийларга корылыкка каршы көрәшергә туры килмәячәк

  (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 ел авыл хезмәтчәннәрен яхшы һава шартлары белән куандырырга мөмкин. Яз явым-төшемгә бай булачак, аграрийларга корылыкка каршы көрәшергә туры килмәячәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУ филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев белдерде.
2014 ел язы 1978 ел җәен хәтерләтәчәк, ул вакытта көн саен яңгыр яуды. Җәй туфракта үсемлекләр вегетациясе өчен җитәрлек дым тупланачак.
Бүген авыл хуҗылыгы культураларын эшкәртү технологияләрен җайга салган игенчеләр өчен киләсе ел уңышлы булачак, дип искәртте Т.Һадиев. “Мул уңыш җыеп алу җитештерү процессын оештыру, технологик регламентны үтәү, вакытында чәчү эшләрен үткәрүгә бәйле”, дип белдерде ул.