Татарстанда бәрәңге җыю эшләре тәмамлана

Бүгенге көндә 9190 га мәйданда уңыш җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 86 проценты дигән сүз

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге җыю эшләре тәмамлана. Бүгенге көндә 9190 га мәйданда уңыш җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 86 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынлда белдерделәр.
Гектардан уртача уңыш 42 центнер тәшкил иткәндә, 39 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Балтач районы игенчеләре 6,1 мең тонна бәрәңге җыеп алган, Арча (5,3) һәм Лаеш (4,6).