Әлки районы Базарлы Матак авылында бүген зур бәйрәм ярминкәсе булды

Ярминкәгә килүчеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.
(Казан, 30 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").Әлки районы Базарлы Матак авылында бүген зур бәйрәм ярминкәсе булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Сәүдә рәтләре иртәдән сатып алучыларны күп төрле товар белән каршы алды. Ярминкәгә килүчеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.
 
Биредә кыймәт булмаган бәядән бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, ит, сөт ризыклары сатып алырга мөмкин иде. Ә терлек асраучыларга печән, салам, бодай, арпа, керпә тәкъдим ителде. Ярылган һәм метрлы утынны да бик тиз сатып алдылар, диелә хәбәрдә.