Игенчеләр уңышның өлгергәнме-юкмы икәнен иярченнән алынган мәгълүмат буенча белә ала

Бу яңалык хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарның эшен яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки хәзер кырларны әледән-әле урап кайтуның хаҗәте бетәчәк.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстан игенчеләре кырлардагы уңышның өлгергәнме-юкмы икәнлеген иярченнән җибәрелгән фотолар ярдәмендә ачыклый алачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сүзләренчә, бу яңалык хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарның эшен яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки хәзер кырларны әледән-әле урап кайтуның хаҗәте бетәчәк. Өстәвенә, әлеге сервис бушлай.

Спутник мониторингы кырны күрергә, шулай ук аның төрле өлешләрендә уңышның өлгерүен билгеләргә мөмкинлек бирә, чөнки ул бер урында – әзер, икенчесендә әзер булмаска мөмкин.

«Кырга барып тикшергәндә еш кына, басу уртасындагы түгел, ә кырыйда үскән игеннәрнең генә өлгергәнме-юкмы икәнлеген белергә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яңа сервис хуҗалыкның төрле кырларында игеннәрнең өлгерү дәрәҗәсен билгеләргә һәм шушы мәгълүмат нигезендә урып-җыю кампаниясенә җәлеп ителгән техника паркын һәм белгечләрне тиешле урынга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Махсуслаштырылган порталда кырлар турында мәгълүмат урын алган. NDVI индексы, яки нормальләштерелгән вегетация индексы аларның кайсылары урып-җыярга әзер икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу индекс никадәр түбәнрәк булса, кырның әзерлек дәрәҗәсе шулкадәр югары дигән сүз.