Түбән Кама районында мөгезле эре терлек өчен кышлык азык әзерлиләр һәм сатып алалар

Авыл кешеләре алдына мөгезле эре терлекнең баш санын саклау бурычы куелган

(Түбән Кама, 30 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районы аграрийлары мөгезле эре терлек өчен күрше төбәкләрдән азык сатып алырга кереште. Мисал өчен, “Нефтехимагропром” предприятиесе Пермь краеннан мең тонна печән сатып алды. Аның бәясе хәбәр ителми, әмма белгечләр билгеләп үткәнчә, ул тауарның сыйфатына туры килә.
Хәзерге вакытта район аграрийлары терлек азыгы әзерләүдә кукурузга зур өметләр баглый. Районда якын көннәрдә әлеге культураны урып-җыю эшенә керешәчәкләр. Сүз уңаеннан, белгечләр фаразлавынча, быел Түбән Кама районында кукуруз уңышы бер дә мул булырга охшамаган - әгәр элегрәк елларда гектарыннан 100 центнердан артык уңыш җыйсалар, бу җәйдә әлеге күрсәткеч яхшы дигәндә дә 40 процент кына тәшкил итәчәк.