news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 19 район терлек азыгы әзерләргә кереште

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы үләннең беренче катын чабуны 15 июньгә төгәлләргә өндәде.

Татарстанда 19 район терлек азыгы әзерләргә кереште
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанның 19 районы терлек азыгы әзерләргә кереште. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровка сылтама белән Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Хөкүмәт Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Җәббаров сөйләвенчә, хәзерге вакытта 8 мең гектардан артык күпьеллык үлән чабылган һәм беренче 11 мең тонна сенаж әзерләнгән. Һава шартларының уңай, үлән 35 см һәм урыны белән 50 см га кадәр җитә. Быел 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннән терлек азыгы әзерлисе бар.

Министр районнар башлыкларын, холдинг һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен техниканы мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигәргә, һәм 15 июньгә үләннең беренче катын чабуны тәмамларга өндәде.

Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәтне тиешенчә оештырган очракта, техник мөмкинлекләр күрсәтелгән срокларда сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә. Республика буенча бер азык җыю комбайнына 700 гектардан артык мәйдан туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100