Казанда куллану вакыты чыккан ветеринария препаратлары сатудан алынган

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе инспекторлары тарафыннан ветеринария препаратлары белән сату итүче ветеринария клиникалары, зоокибетләр һәм предприятиеләрдә тикшерү үткәрелгән
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе инспекторлары тарафыннан ветеринария препаратлары белән сату итүче ветеринария клиникалары, зоокибетләр һәм предприятиеләрдә тикшерү үткәрелгән. Казанда хайваннар өчен каралган куллану вакыты чыккан дарулар сатудан алынган, дип хәбәр итә ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе.
Шундый предприятиеләрнең берсендә куллану вакыты чыккан 312 берәмлек дару табылган һәм аларны сату туктатылган. “Веттера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ветеринария клиниксын тикшерү барышында ветеринария законнарын бозуга юл куелган: фармацевтика эшчәнлегенә лицензия булмаган, дезинфекция үткәрелмәгән, йорт хайваннары һәм кошлар тиешле документлардан башка гына сатылган.
“Живая планета” зоосалонында декоратив хайваннарны саткан вакытта тутый кошларга гына 61 данәдә ветеринария язуы күчермәләре тәкъдим ителгән. Эшенә салкын караучы фирмаларга карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылган һәм штраф салынган.