Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы 2025 елга кадәр озайтылды

Дәүләт программасы агросәнәгать комплексын үстерүгә генә түгел, ә авыл җирлегендә уңайлы тормыш шартлары булдыруга, авылга һәм авыл тормыш рәвешенә уңай караш булдыруга да юнәлдерелә.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты. Тиешле карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу турыда Татарстан Авыл зуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга күрсәтә торган барлык ярдәм төрләре дәвам итә. Болар — үсемлекчелекне, терлекчелекне, ит терлекчелеген үстерү, кече хуҗалыкларга ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.

Мәсәлән, 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы тәмамланды. Аңа алмашка «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы килде, аның буенча авыл җирлекләрендә гомуми мәйданда 56, 131 мең кв. м. торак төзү планлаштыра.

Коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә 0,4 һәм 6-10 кВт-лы 208,7 км һава кабель линияләре сузу, каты өслекле 119,5 км керү юллары салу, 261 су җыю каланчалары һәм резервуарлар урнаштыру планлаштырыла.

Программа ярдәмендә 2025 елда барлык категориядәге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүене 2012 елдагыга караганда 27,6 процентка арттыру планлаштырыла, шул исәптән үсемлекчелек продукциясен — 31,7 процентка, терлекчелек продукциясен — 23,2 процент, азык-төлек продуктларын — 52,8 процент.

Программаның яңартылган паспорты нигезендә 2020 елда республика бюджеты аны гамәлгә ашыруга 12,5 млрд сум акча бүлеп бирә. Тагын 6,3 млрд сум федераль бюджеттан өстәлә.