Татарстанда 127 силос-сенаж траншеясе төзеләчәк һәм 26 яшелчә саклагычы ремонтланачак

Траншеяләр булдыруга - 204, яшелчә саклагычларын яңартуга - 50 миллион сум акча тотылачак.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). 2017 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын капиталь төзекләндерү һәм төзү дәвам итәчәк. Шул рәвешле һәркайсы 1 мең тонна сыйдырышлы 127 силос-сенаж траншеясе төзеләчәк. Моңа 204 миллион сум акча тотылачак ( республика бюджетыннан 61,339 миллион сум).

Шулай ук 26 яшелчә саклагычы ремонтланачак. Моңа 166 миллионнан артык акча тотылачак. 50 миллион сум - Татарстан бюджетыннан, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.