Татарстанда язгы культуралар 60,2 мең гектар мәйданда чәчелгән

Бу планлаштырылган күләмнең 4 процентын тәшкил итә
(Казан, 30 апрель, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда язгы культуралар 60,2 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу планлаштырылган күләмнең 4 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Кичә чәчү эшләре 29,1 мең гектарда башкарылган. Бу әлләни күп түгел, чөнки язгы чәчүгә барлык районнар да керешмәгән әле. Нурлат районында язгы культуралар – 13,3 мең гектар (фаразланган күләмнең 33 проценты), Зәй районында – 6,9 мең (15 процент), Кайбыч районында – 2,8 мең (10), Сарман районында 4,5 мең гектар мәйданда (8 процент) чәчелгән.