news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләре башланды

Көзге культураларны тукландыруны Зәй, Сарман һәм Тәтеш районнары төгәлләде, Яшел Үзән, Тукай һәм Минзәлә районнары — төгәлләү алдында.

Татарстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләре башланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, узган ял көннәрендә барлык районнар язгы кыр эшләренә чыкты. Болар — көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Биектау, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнары күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны тырмалый башлады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик, — ди игенчеләр, — шуңа күрә, өйдә калалган кешегә чыгып йөрмәскә киңәш итәбез, инфекция таралмасын өчен».

«Тукландыруны иртәрәк башлау агрегатларга да, эшләүчеләргә дә эш йөкләнешен нәтиҗәле бүлешергә мөмкинлек бирә», — дигән иде Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Бүгенгә республика буенча көзге культуралар 210 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр — 86 мең га. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, ә күпьеллык үләннәрне — 484,1 мең га мәйданда. Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү эшенә 13 район хуҗалыклары кереште. Бүгенгә ул эш 16 мең тонна башкарылган.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100