Әлки районының «Хузангай» җәмгыятендә ашлама кертүне төгәлләделәр

Районда 18575 гектарда уҗым кырлары булса, шуның 13 меңнән артыгы тукландырылган.

(Әлки, 30 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы хуҗалыкларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләренә атна-ун көн элек керештеләр. Уҗымнарга, печән җирләренә беренчеләрдән булып «Хузангай» җәмгыяте тулысынча ашлама кертте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗалыкның баш икътисадчысы Иван Кудряшов сүзләренчә, аларда биш «Туман» агрегаты эшләгән. Биредә минераль ашламаларны җирләр туң вакытта керткәннәр. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең 2022 гектар уҗым кырлары, 2824 гектар күпьеллык үлән басулары тулысынча минераль ашламалар белән туендырылган.

«ВостокЗернопродукт”ның район филиалларында дүрт очкыч ярдәмендә һәм «Туман», «Амазон» агрегатлары белән ашлама кертү дәвам итә. Алар 15473 гектар уҗым басуларының 10 мең гектарын инде ашлаганнар.

Районда 18575 гектарда уҗым кырлары булса, шуның 13 меңнән артыгы тукландырылган. Бу атнада район басуларында чәчү җирләренә минераль ашламалар кертү эшләре тулысынча тәмамланачак.