Татарстанда башланган буран игенчеләрнең күңелендә оптимизм тудыра

Бүгенге көндә көзге культура чәчүлекләре 2-3 сантиметр тирәнлегендәге кар белән капланган. Аларның язмышы инде алай ук куркыныч тудырмый
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда көзге культура чәчүлекләре 2-3 сантиметр тирәнлегендәге кар белән капланган – республикада инде икенче көн кар явуын дәвам итә. Аларның язмышы инде алай ук куркыныч тудырмый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә һава температурасы минус 10-12 градус тәшкил итә. Туфрактагы туңның тирәнлеге 10 сантиметрдан артмый. Бу да үзенә күрә бер уңай як, чөнки җирдә туң аз булганлыктан үсемлекләргә зыян килми.