Татарстан фермерларына заманча техниканы үз вакытында сатып алу мөмкинлеге бирелә

ТР Фермерлар ассоциациясе, “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсе һәм “Татлизфер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында килешү имзаланды
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсе һәм “Татлизфер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте лизинг схемасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы китерү турындагы килешүне имзалады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Фермер хуҗалыклары җитәкчеләре берничә ел дәвамында “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсеннән техника сатып ала. Әмма авыл эшкуарларының һәркайсы тулы бәясенә трактор яки ашлык җыю комбайны сатып ала алмый. Бәясе кыйммәт булган әлеге техниканы ваклап түләү шарты белән яки лизингка рәсмиләштерү күпкә уңайлырак. Әлеге бурычны, имзаланган килешү нигезендә, Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоцияциясенең структур бүлекчәсе саналган “Татлизфер” ҖЧҖ үз өстенә ала да инде.
Схеманың тәртибе мондый. “Татлизфер” ҖЧҖ, авыл эшкуарларының заявкалары нигезендә, “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсеннән тиешле техниканы тулысынча сатып ала. Аны сатып алган чагында фермерларның һәркайсы кертергә тиеш булган беренчел взнос 10 процент тәшкил итәчәк. Алдагы сумма 5 елга бүленәчәк, аның дәвамында фермер хуҗалыгы җитәкчесенә бары тик “Татлизфер” ҖЧҖ белән генә эш итәргә кирәк. Ник дигәндә, “Татлизфер” “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсе белән әле килешү башында ук исәп-хисапны тулысынча өзде.
К.Байтимеров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы машиналарын бу рәвешле сатып алу аграрийларга үзләренә кирәкле заманча техниканы вакытында сатып алырга һәм, әлбәттә инде, заман белән бергә атларга мөмкинлек бирәчәк.