Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда уңыш җыю буенча алдынгы районны атадылар
Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Зәй игенчеләре Татарстанда уңыш җыю буенча иң югары күрсәткечләргә иреште. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Зәй районында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада хәбәр итте.
Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә (илнең 2,4 процентын авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2 процентын җитештерә).
«Быел соңгы 12 ел эчендә бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды — 5,4 млн тонна, уңдырышлылык — 35,4 ц/га, шикәр чөгендере — 2,2 млн тонна, бәрәңге — 1,2 млн тонна, яшелчә — 300 мең тонна. Майлы культуралардан тулаем 350 мең тоннага якын май алу көтелә. Татарстан үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булып тора һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә», — ди Наил Залаков.
Ул Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә Зәй районы хезмәтчәннәренең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Районда бөртеклеләр 190 мең тонна җыеп алынды, бер гектардан уңыш 48,6 центнер тәшкил итә — бу республикада иң югары күрсәткеч. Зәй районы шикәр чөгендере җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә, чәчүлек мәйданы — 9 мең гектардан артык. Быел 442,5 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңдырышлылык — 486 ц/га. Шикәр җитештерү 83,4 мең тонна тәшкил итә, шикәр чыгышы — 15,3 процент.
Районда 19 фермер 50 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Алар гамәлгә ашырган проектлар кош-кортларның баш санын — 200 мең башка, мөгезле эре терлекләрне һәм атларны 850 башка арттырырга мөмкинлек биргән. «Зәй» кооперативы аерым билгеләп үтелде, ул елга 117,6 тоннага кадәр сөт эшкәртә.
Татарстанда һәм Идел буенда гына түгел, ә тулаем Россия Федерациясендә иң зур һәм әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе — «Агрокөч» холдингының актив эшчәнлеге аркасында зур инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Холдингта цифрлаштыруга һәм экологик проектларга аерым игътибар бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз