Алексеевск районында заманча ит цехы эшли башлады

Көн саен технологик мәйданчыкта 500 килогрммга якын ярымфабрикат җитештерәләр.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Алексеевск бистәсендә «Эдем» предприятиесенең заманча ит цехы эшли башлады, ул сыйфатлы продукция өчен « ТАССРның 100 еллыгы » логотибына лаек булды. Производствода 19 эшче эшли. Бу турыда  «Заря» газетасы яза.

Технологик мәйданчыкта сыер, дуңгыз, тавык, балык һәм яшелчәләрдән кырыкка якын продукция җитештерелә. Әзер эшләнмәләрне азык-төлек кибетләренә, шулай ук  Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарының 90 балалар бакчасына һәм мәктәпләренә китерәләр.

Ит цехында коллективның эше өчен уңайлы шартлар тудырылган: җылы һәм якты бина заманча җиһазландырылган. Производство тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Кул хезмәте пилмән ясаганда һәм продукциян формасын булдырганда гына кулланыла. Һәр төр ит өчен монда аерым цех каралган.

Хәзерге күп сыйдырышлы суыткыч камераларында ярымфабрикатлар озак вакыт саклана ала, әмма монда продукция тоткарланмый, ә шунда ук кибетләргә җибәрелә.

Цех хезмәткәре Майя Куянова сөйләвенчә, монда эшләү шартлары һәм коллектив бик яхшы. «Без район халкын чын күңелдән эшләнгән продукциябез белән тәэмин итүгә бик шат. Киләчәктә дә шулай булсын иде», — диде цех хезмәткәре.

Сатып алучылар да югары сыйфат турында сөйли. Биредә яшәүче Илфат Габделкәбиров ит продукциясен еш  сатып алуын әйтте: «Бик ошый, барысы да тәмле. Уртача бәядән яхшы сыйфат», — дип үз фикере белән уртаклашты ул.