Балтачта авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куела

Махсус комиссия күмәк хуҗалыкларда бу эшнең торышын тикшерә башлады

(Балтач, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”)  Балтачта авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куела. Махсус комиссия күмәк хуҗалыкларда бу эшнең торышын тикшерә башлады, дип яза ьирле басма.

Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң механизаторлар-белгечләр өчен тагын бер җаваплы этап башлана. Барлык төр авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма машиналарны, җайланмаларны кышкы саклауга кую бик күп хезмәт һәм тырышлык, җаваплылык сорый. Юып-чистартып, буяп-агартып, кайсын күтәртеп, кайсын ябык түбәле махсус урыннарга урнаштырып айга якын мәш киләләр. Әле бит хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре генә түгел, бу эшнең торышын, сыйфатын районнан килгән махсус комиссия дә тикшерә.