Югалтулар шактый

Лениногорскида һәр тармакта азчылык күзәтелә

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районы буенча көзге арыш гектарыннан уртача 10,3 центнер чыкты, көзге бодай – 8, сабан бодае – 7,1, арпа – 9, тритикале уртача 9,4 центнер тәшкил итте. 16 мең гектардан иген суктырылып, 13,6 мең тонна уңыш алынды. “Көзге чәчү дә зур шатлыклар алып килмәс ахры. Һава торышына бәйле көзге культураларда ышаныч юк”, - дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Сергей Метшин.
“Заман сулышы” хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 5379 тонна язгы культура орлыклары саклауга куелган. Бу – хаҗәтнең 60 проценты дигән сүз. Көзге чәчүлекләрдәге югалтуларны исәпләгәндә, 2300 тонна өстәмә орлык кирәк булачак.
Ел башыннан алып бүгенге көнгәчә, сыйфатсыз сөт җитештерү сәбәпле, югалту районда 1600 мең сум тәшкил иткән. Исемлектә “Победа”, “Уңыш”, “Йолдыз”, “Лениногорская” агрофирмасы” җәмгыятьләре бар.
Соңгы 9 ай эчендә 4188 тонна кош һәм терлек ите җитештерелгән. Бу очракта да мал симертүгә тиешле игътибар бирелмичә, матди югалтуга юл куелган хуҗалыклар бар. “Василек”, “Победа”, “Йолдыз”, “Чулпан”, “Спартак”, “Родник”, “Лениногорская” агрофирмасы” җәмгыятьләре – шундыйлардан. Мисал өчен, “Василек” терлекләрне 326 килограмм авырлыгындагы тапшыру сәбәпле, 655 мең сум акча югалткан.
Районда 823 башмак тана исәпләнсә, шуларның 688е генә бозаулаган. Шулай итеп, 100 сыерга бозаулаганнары 15 кенә. Тиешле 25 урынына.