Актанышта инновацион технологияләр сыер тоягын авыртусыз чистарта

Хуҗалыкта терлекләрне идентификацияләү, бирка куюны оештыру һәм исәпкә алу программасында теркәү, сыер-таналарны ясалма орлыкландыру гамәлдә күрсәтеп аңлатылды.

(Актаныш, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышның Нур Баян исемендә хуҗалыгында узган зонаара семинар киңәшмәнең гамәли өлешендә бүген авыл хуҗалыгының терлекчелек өлкәсенә килеп кергән өр-яңа технологияләрнең ничек гамәлгә ашырылуын күрсәттеләр. Шуларның берсе- сыер тоякларын эшкәртүнең инновацион технологияләр ярдәмендә терлеккә авырлык китермичә башкарылуы.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре киңәшмәдә катнашучыларны хуҗалыкларда соңгы елларда алып барган тәҗрибә белән таныштырды. 

Хуҗалыкта терлекләрне идентификацияләү, бирка куюны оештыру һәм исәпкә алу программасында теркәү, сыер-таналарны ясалма орлыкландыру гамәлдә күрсәтеп аңлатылды. Шулай ук сыер тоякларын эшкәртүнең инновацион технологияләр ярдәмендә терлеккә авырлык китермичә башкарылуы күрсәтелде.

Үрнәккә тәкъдим ителгән тәҗрибәләр заманча методикаларга нигезләнеп эшләнә, сөт суыту, саву җиһазларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады.