Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районында 500 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салдылар
Сөтчелек комплексын 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Теләче районы Казаклар авылында 504 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салдылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Таш салу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Игенче» ҖЧҖен гамәлгә куючы Дамир Каюмов, Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, «Приор» ҖЧҖ директоры, генераль подрядчы Рәшит Гафиуллин катнашты.
«Игенче» ҖЧҖ хуҗалыгы Теләче муниципаль районының уңышлы һәм алдынгы хуҗалыгыннән санала. Хуҗалык басуларында бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары үстерәләр, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы — 3830 га, уңдырышлылык — 40,1 ц/га. Предприятиедә 1520 мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 440ы — сыерлар.
Сөтчелек комплексын 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. 504 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексында 24 сыерга саву залы булачак, яңа заманча җайланмалар урнаштырылачак. 12 кешегә өстәмә яңа эш урыны булдырыла. Яңа технологияләрне куллану аркасында шулай ук алына торган сөтнең күләмен ике тапкырга диярлек арттыру күздә тотыла.
Районда бер сыердан тәүлеклек уртача савым 30 литр булыр дип көтелә, бу Теләче районында сөт җитештерүне елына 9 мең литрга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгын үстерүдә төп бурыч — заманча терлекчелек комплексларын төзү һәм яңа технологияләр кертү, дип билгеләп үтте. Ул район аграрийларын объект төзелеше башлану белән котлады һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
Чараның икенче өлеше алдынгы комбайнчыларны котлауга багышланган иде. Алар дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата конвертлар белән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз