Ютазыда төп күрсәткечләр кимегән

Сигез айда җитештерелгәннәр, узган ел белән чагыштырмача, 6 процентка кимрәк

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ютазы муниципаль районында быелның сигез ае эчендә җитештерелгән товар продукциясе, узган елның шушы чоры белән чагыштырмача, 6 процентка ким. Бу хакта “Ютазинская новь” хәбәрчеләре яза.
Шәхси җитештерелгән продукциядән кергән табыш 1 678,9 миллион сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүенең индексы узган елның шушы чорына тиешле рәвештә 93,7 процент тәшкил итә.
Күрсәткечләрнең кимүе күренеше 11 сәнәгать предприятиесенең бишесендә күзәтелә. Болар – “АлКЗ”, “Док-Сервис”, “Полиграф”, “Радуга” һәм “ТГК Уруссинская ГРЭС” җәмгыятьләренә кагыла. Башка сәнәгать предприятиеләрендә исә 9 проценттан алып 64 процентка чаклы күтәрелеш сизелә. “Бетон+” җәмгыятендә нәтиҗәләр 1,6 тапкырга яхшырак.
Башка өлкә предприятиеләре арасында җитештерүчәнлек күләмен арттыру “Уруссинский торг” акционерлык җәмгыятендә күзәтелә. Узган ел белән чагыштырмача, нәтиҗә 23 процентка югары. “Теплосервис” предприятиесендә ул - 14, ә “Октябрьская база” җәмгыятендә 10 процент тәшкил итә.
Агросәнәгать предприятиеләре буенча җитештерү индексы – 85, сәүдә буенча – 107, транспорт буенча – 95, ТКХ һәм төзелеш буенча 91 һәм 50 процент тәшкил итә.
Бүген эре һәм урта предприятие һәм оешмаларда 3489 кеше эшли, узган елга караганда, 341 кеше кыскартуга дучар булган. 8 ай нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 11465,3 сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч 108 процентка үтәлгән.