Әтнә – уникаль район

“Мәңгәр” хуҗалыгы базасында җәйге чор нәтиҗәләре, көзге-кышкы чордагы бурычлар буенча республиканың зона семинар-киңәшмәсе узды

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Әтнә муниципаль районының "Мәңгәр" хуҗалыгы базасында җәйге чорда терлекләрнең баш санын саклау һәм үрчем алу нәтиҗәләре, шулай ук көзге-кышкы чордагы бурычлар буенча республиканың зона семинар-киңәшмәсе узды, дип хәбәр итә “Әтнә таңы”.
Семинарда Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, фәнни институтлардан, авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче предприятиеләрдән һәм төньяк зонага керүче җиде районнан килгән кунаклар катнашты. “Әтнә – уникаль район. Биредә барлык хуҗалыклар да нәселле терлек сатучы статусына ия. Мөгезле эре терлек иң тыгыз урнашкан район бу. Студенттан башлап галимгә кадәр терлекчелектәге яңалыкларны бирегә килеп өйрәнә”, – диде киңәшмәне ачкан вакытта авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
Ел башыннан алып, 8 айда республикада бер баш сыердан уртача 3421 килограмм сөт савылган. Әтнәдә – 4239, Саба һәм Балтачта гына югарырак. Аның каравы Әтнә 100 процент югары сыйфатлы сөт сата: һәр килограммын, НДСны исәпләмичә, уртача 13 сум 10 тиеннән. Шул ук Балтач хуҗалыклары 10 сум 97 тиеннән сата, башкаларныкы азрак. Ит сатуны да әтнәлеләр алдагы елга карата 101 процентка үтәп бара. Ә күршеләр, әйтик, Балтач, Саба киметкәннәр. Үсеш алу өлкәсендә кызык мәгълүмат күзәтелгән – райондагы иң аз күрсәткеч (646 грамм) башка кайбер районнарның иң зур күрсәткече тирәсендә тирбәлә. Бозау алу өлкәсендә дә Әтнә һәм Теләче районнарының гына графиктан тайпылмавын күреп куанырга була, диде белгеч.
Иң куркыныч саннар – мөгезле эре терлекнең үлемендә. Аның белән хөкүмәт каршындагы ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов таныштырды. Балтачта, мәсәлән, җәй башыннан ук лейкоз ышанычлы старт алган: июль аенда “Нуринер” хуҗалыгында үрчем алуга карата 56,5 процент тәшкил иткән. Ә Биектауның “Агро Стар”ында июньдә 100 процент булган, августта юкка калган. Моңа министр урынбасары да сәерсенде. Терлек үлеме йогышлы авырулар белән бәйле. Монысы да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Лейкоз авыруы республиканың Әтнә зонасына керүче җиде районның икесендә – Әтнә һәм Балтачта гына юк. Ә Апас зонасына керүче районнарның барысы да куркыныч төркемгә керәләр. Гельминтлардан зыян күрүчеләр исемлегендә Әтнә һәм Арча районнары гына юк, дөрес, Арча чучкаларының һәр унынчысы йөртә ул паразитларны. Бу да бик куркыныч авыру: терлекнең иммунитетын кимерә. Саба, Теләчедә гельминтлашу 50 процентка якын. Туберкулез да Әтнә һәм Арчада гына юк. “Эшләргә өйрәтергә җыенмыйм, сезнең белән прокуратура эшләр”, – диде республиканың баш мал табибы, ачынып.
Алга куйган планнар арасыннан иң мөһиме – баш санын киметмәү, Әтнә үрнәгендә авыруларга каршы көрәш җәелдерү. Моннан тыш, көннәр матур тору сәбәпле, терлекләрне көтүгә йөртү срогын озайтырга кирәк, бу терлек азыгын экономияләү дигән сүз. “Ә КФХ һәм ЛПХларга буш торган биналарны бирергә кирәк, ЛПХ эшен тагын да җәелдерү зарур”, – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.