Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмә уза

Кошларга диагноз кую һәм дәвалау инновацияләре турында сүз барачак

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмә уза, анда кошларга диагноз кую һәм дәвалау инновацияләре турында сүз барачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Терлекләр токсикология һәм радиация куркынычсызлыгы федераль үзәге” ФДУндә белдерделәр.
Семинар-киңәшмәгә Түбән Новгород, Ижау, Киров, Пенза, Оренбург өлкәсе, Чуашстан, Башкортстан һәм РФның башка төбәкләре вәкилләре килгән. Татарстанны кошчылык хуҗалыклары белгечләре, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан төбәге ветеринария лабораториясе, Республика ветеринария лабораториясе һәм башка предприятие вәкилләре тәкъдим итә.
Белгечләр фикеренчә, бүген кошчылык тармагы заманча диагноз кую җиһазларына, вакцина һәм препаратларга мохтаҗ, чөнки Россия кошчылык комплексларында элеккечә тавык, күркә, каз, бытбылдык, тавә кошы һәм башкалар арасында кискен массакүләм авырулар чыга. Бу очракта Татарстан да читтә калмый. ТР кошчылык препдриятиеләре шулай ук заманча вакциналарга, препаратларга һәм диагноз кую җиһазларына мохтаҗ.
Бүген Мәскәүнең эре үзәкләренең берсендә эшләүче белгечләр кошчылык өлкәсендә яңа юнәлешләр һәм алымнар турында сөйләячәк.