Урып-җыю эшләре 60 процент күләмендә башкарылды - Марат Әхмәтов

"Бүгенге көндә 22 миллиметр явым-төшем яуган. Бу бик яхшы запас", - дип белдерде министр.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 3,5 млн тонна икмәк суктырылган. Урып-җыю эшләре 60 процент күләмендә башкарылды, алда тагын өчтән бер өлеше көтә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Урып-җыюга өч атнага соңрак тотындык, чөнки җәй салкын булды, өлгереш озак барды, әмма оешкан төстә эшләдек. Бүген 3,5 млн тонна ашлык суктырылды. Бу яңгырларны да көттек, җир инде кибеп өлгергән иде августта", - дип белдерде Марат Әхмәтов. Гәрчә, уҗым ашлыгы өчен туфрак әзерләү, уҗым культураларын чәчү, күпьеллык үләнне икенче кат чабу өчен көннәр коры тору кулай булса да, министр әйтүенчә, дым барыбер кирәк иде. "Бүген бу дымны алдык, бүгенге көндә 22 миллиметр явым-төшем яуган. Бу бик яхшы запас, иртәгә төшкә һава торышы ачылып китәр дип ышанам. Иртәгә, берсекөнгә нәтиҗәле эш булыр дип көтәбез. Әле өстәвенә, дүшәмбегә кадәр җылы җәйге көннәр вәгъдә ителә. Без 1 нче сентябрьләргә 4 млн тонна суктырырбыз дип уйлаган идек, шуңа күрә әле сентябрьгә дә эш җитәрлек. Авыл хезмәтчәннәре моңа әзер. Оешкан төстә барлык мәсьәләләр хәл ителгән, дөрес, сатып алу бәяләре бик түбән. Хуҗалыклар бик кирәкле чыгымнарны каплау өчен генә сата ашлыкны, әлегә без запас тупларга, бәяләр тотрыкланганын көтәргә тәкъдим итәбез. Бүген бәяләр бик арзан, үзкыйммәте дәрәҗәсендә диярлек", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Министр урып-җыю 60 процент күләмендә башкарылганын, алда тагын өчтән бер өлеше булуын әйтте. Сарман, Зәй, Азнакай, Буа, Нурлат, Аксубай районнары алдынгы булып, 70-75 процент мәйданнарында уңышны җыеп алганнарын белдерде.