news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысына кубок һәм премия тапшырылды

Бүгенге көндә Түбән Кама районында 9540 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 46,2 проценты (20 634 га).

Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысына кубок һәм премия тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада урып-җыю кампаниясенең беренче нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия тапшырдылар. Ул — «Орсис-Агро» хезмәткәре Владимир Копанев, ул 1128 тонна ашлык суктырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Владимир Геннадьевич әйтүенчә, бу ел саен урып-җыю вакытында уткәрелә торган муниципаль конкурс кысаларында аның өченче җиңүе инде. «Комбайнчы булып мин 2002 елдан бирле эшлим. Эшемдә кыенлыклар юк, иң мөһиме — сәламәтлек, әле уңыш, һәм, әлбәттә, техникага игътибар мөһим. Ул чакта барысы да төгәл җайга салынган механизм кебек эшләячәк», — дип сөйләде безгә Владимир Копанев.

Икенче урында — «Орсис-Агро» агрофирмасы комбайнчысы Николай Афанасьев (1089 тонна), өченче урында — «Орсис-Агро» хезмәткәре Василий Фролов (896 тонна).

«Бүгенге көндә бөртекле һәм кузаклы культураларны урып — җыю тулы куәтенә бара, — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. — Быел урып-җыю чоры оешкан төстә башланды. Хәзер безнең һәр бөртек алтын бәясенә тиң, шуңа күрә комбайнчылар иртә таңнан кичкә кадәр эшли».

Бүгенге көндә Түбән Кама районында 9540 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 46,2 проценты (20 634 га). Ашлык суктыру 16 995 тонна тәшкил итә, уртача уңыш — гектарга 17,81 ц, бөртекле культуралар уңышын җыюда 54 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли, ашлыкны чыгаруда 55 берәмлек КамАЗ эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100