news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында бушлай салам өләшәләр

Саламны авылларга якын кырлардан алырга була, рөхсәт сорарга кирәкми.

(Әлки, 29 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында бушлай салам өләшәләр.

Җәен явым-төшемнәр аз булу сәбәпле, авыл халкына терлек азыгы хәзерләү авырга туры килә.Шуны да истә тотып, хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре соравы буенча, урак барышында саламны халык өчен комбайн белән ваклатмыйча калдыралар.

Саламны авылларга якын кырлардан алырга була. Моның өчен түләргә дә, рөхсәт сорап йөрергә дә кирәкми.

Авыл халкыннан үз хаҗәтенә кирәк кадәр саламны тизрәк алуларын сорыйлар. Хуҗалыкларга ул кырларны саламнан арындырып, көзге эшкәртүне башлау зарур.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100