Татарстанда Сөт җитештерүчеләр берлеге төзелгән

Берлекне ТР тауар җитештерүчеләре гамәлгә куйган
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанда Сөт җитештерүчеләр берлеге (коммерцияле булмаган оешма) төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Яңа оешманы гамәлгә куючылар – “Вамин-Татарстан” ААҖ, “Кызыл Шәрык” ААҖ, “Агросила-групп” ЯАҖ, “Алтын башак” Холдинг компаниясе ЯАҖ һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясе ААҖ.
Әлеге берлек сөт җитештерү һәм аны сату, шулай ук бәя сәясәтенә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ниятли. Өстәвенә, яңа коммерцияле булмаган оешма төрле милек формалы сөт җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртачак.