Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

Бүләкләү дүрт номинация буенча узды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов тапшырды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү дүрт номинация буенча узды. Тракторларда эшләүче механизаторлар арасында беренче өч урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Нөркәй» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ белгечләре алды. Беренче урында — Рамил Габделхаков, икенче урында — Флүр Гайфетдинов, өченче урында — Айрат Шәйдуллин.

Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Рәмдүс Фәретдинов алды, икенче урынны — «Нөркәй» агррофирмасы» ҖЧҖеннән Тәлгать Ибраһимов, өченче урында — «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Зөфәр Гимадиев.

Сабан культураларын чәчүдә беренче урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖеннән механизатор Илмир Хафизов беренче урын өчен бүләкләнде, икенче һәм өченче урыннар «Нөркәй» агррофирмасы» ҖЧҖеннән Илнур Гыйләҗев һәм Нәзиф Галиуллин алды.

«Чәчү алдынгылары һәр биш көн саен ачыклана, урыннарны бүлгәндә эшкәртелгән орлыклар нормасы исәпкә алына һәм акчалата премияләр 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр бирелә», — дип аңлатты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.