Татарстанда көзге культура һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 650 мең гектарда башкарылган

Кырларда 24 самолет һәм 100 дән артык пневмоход эшләрен дәвам иттерә.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Бүгенге көндә Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 650 мең гектар мәйданда үткәрелде, бу - планның 60 проценты. Кырларда 24 самолет һәм 100 дән артык пневмоход эшләрен дәвам иттерә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, узган атнада яңгырлар туфракта дым запасларын җитди тулыландырды, әмма шул ук вакытта бу кыр эшләренең тизлегендә сизелде. Алдагы елларда тәүлегенә 100 мең га җир чәчелгән. Быел планда – 1,8 млн. гектар җирне чәчү. Димәк, элекке эш тизлеге белән тагын 20 көн кирәк булачак, ягъни кыр эшләре 20 майга тәмамланыр, дип көтелә.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада 623 чәчү комплексы бар. Хезмәтне дөрес оештырганда, аларның тәүлектәге җитештерүчәнлеге 80 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә республикада язгы чәчү 20 мең гектарда үткәрелгән. Шулай ук шикәр чөгендерен чәчү башланды.

"Гамәлдә безгә иң зур уңышны минераль ашламалар кетү бирә. Бүгенге көндә республика буенча гектарына 66,3 килограмм тукландыргыч матдә кертелгән. Әмма кайбер муниципалитетлар әлеге күрсәткечләргә ирешә алмады. Алар арасында Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чирмешән, Яшел Үзән, Менделеевск, Әгерҗе һәм Кама Тамагы районнары бар", – дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов хуҗалыклардан сөт  сатып алу бәяләренә дә аерым тукталды. Узган елның көзеннән башлап, ТР Президенты кушуы буенча, район җитәкчелегенә тәкъдим ителгән бәяләр турындагы мәгълүмат җиткерелә. Агымдагы елның апрель аенда ул 20 сум/кг тәшкил итә. Шул ук вакытта кайбер районнарда, элеккечә үк, сатып алу бәясе түбәнрәк дәрәҗәдә. Әйтик, Буа һәм Югары Ослан районнарында аның бер килограммы нибары 16 сум.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен түбән сөт сатып алу бәяләре теркәлгән районнарда тикшерү оештырырга чакырды.