Татарстан урман питомникларында «кар каралту» эшләре бара

Кар өстенә көл тарату кар катламын тизрәк эретеп, туфракта дымны сакларга мөмкинлек бирә.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанда базислы урман питомникларында «кар каралту»  эшләре бара.

«Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгы питомнигы территориясендә шундый эшләрне башкарган. Барлыгы 0,6 га мәйданда 1500 кг көл таратылган, эшләргә 15 кеше җәлеп ителгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре Аксубай кишәрлеге урманчылыгы питомнигы территориясендә «карны каралткан».

«Чәчү участокларында көл тарату кар катламын тизрәк эретеп, туфракта дымны сакларга мөмкинлек бирә, — ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев.

Ул әлеге процедура утырту материалының төрле авырулар белән зарарлану куркынычын һәм язгы кояш нурларыннан пешү куркынычын да киметүен әйтә.