Арча районы фермеры субсидияне йорт төзүгә һәм гаилә фермасы ачуга тоткан

Әхмәтхановлар гаиләсе бер тәүлектә 400 литрга кадәр сөт савып ала.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Арча районында яшәүче Әхмәтхановлар гаиләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән йорт төзеде һәм гаилә фермасын ачты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Фермерлар барлыкка килә башлагач, мин дә үземне сынап карарга ниятләдем. Башта арендага 27 гектар пай җирләре алдым, аларда күпьеллык үләннәр чәчтем. Әмма табыш ала алмадым. Шуннан соң гаилә фермасы төзергә булдым. Суыткыч, транспортер һәм башка җайланмалар сатып алдым. 2013 елда «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 900 мең сум субсидия алдым», — дип сөйли Фәнис Әхмәтханов.

Хәзерге вакытта фермерның 50 баш эре мөгезле терлеге (25 — савым сыеры, калганнары — таналар һәм бозаулар), 200 гектар җире (аренда өчен гектарга меңәр сум түли), 10 бер. авыл хуҗалыгы техникасы бар. «Махсус программа буенча дәүләт техника бәясенең 40 процентын субсидияләде», — дип сөйли фермер. 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы моның өчен 280 мең сум акча бүлеп биргән иде.

Узган ел фермерлар мул уңыш җыйганнар, хәтта сатарга да калган. Тәүлеклек сөт савымы 400 литрга җитә, бер сыердан уртача савым — 17-18 литр. Сату буенча проблема юк — сөтне литрын 25-26 сумнан сөт комбинатына тапшыралар.

«Эшләрне гаилә белән башкарабыз. Гүзәл — сыерларны сава, балалар ярдәм итәләр. Бездә ялланып эшләүче бер хезмәткәр бар, аңа хезмәт хакы түлим. Калган барлык эшләрне үзем башкарам. Моңа кадәр техника ремонтлау белән мәшгуль идем, язгы чәчүгә әзерләнәбез. Язгы-көзге чорларга тагын хезмәткәрләр яллыйм, — дип, үз фикерләре белән бүлеште Фәнис.

«Мин дә килешәм. Ике катлы йорт төзедек. Чын шәһәр коттеджы кебек, бөтен уңайлыклар бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы буенча 2018 елда төзелеш өчен 800 мең сум субсидия алдык, бу бик вакытлы булды безнең өчен. Тырышырга туры килә инде, ә бит бу үзебез өчен», — дип, Гүзәл дә иренең сүзләренә кушылды.