420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара. 2020 елга кыска сроклы ташламалы кредитлау субсидияләре лимиты 549,6 млн сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кредитлар буенча ставка елга 5 проценттан артмый. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләргә каралган:
Бүгенгә вәкаләтле банкларга 80 хуҗалыктан 10,4 млрд сумга гариза кергән, шул исәптән 27 гариза кече хуҗалыклардан — 161,8 млн сумга. Сезонлы кыр эшләренә — 51 гариза 5,4 млрд сумга, шул исәптән 25 гариза кече хуҗалыклардан — 160,1 млн сумга.
Аерым алганда, Россельхозбанк 5,7 млрд сумга 38 гариза алды, шул исәптән кече хуҗалыклардан — 14 гариза 120,7 млн сумга, Сбербанк — 32 гариза 3,5 млрд сумга, шул исәптән кече хуҗалыклардан — 13 гариза 41,1 млн сумга, Альфа-Банк — 4 гариза 200 млн сумга, ВТБ — 6 гариза 1 млрд сумга.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, быел кыска сроклы кредитның максималь күләме бер заемщикка 600 млн сумга кадәр җиткерелде (узган елга караганда 200 млн. сумга күбрәк).