news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Алдынгылар җыенында 450 кеше бүләкләнде.

Актаныш районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). 28 гыйнварда Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Алдынгылар җыенында 450 кеше бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарага килүчеләрне фойеда урын алган күргәзмә-сату каршы алды. Эшсөярләр тырышлыгы белән җитештерелгән азык-төлек продукциясе беркайчан да кыйммәтен югалтмый.


2019 ел йомгаклары буенча уздырылган алдынгылар слетында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, районга иң күп инвестицияләр кертүче– «Ресурс-Холдинг» оешмасы генераль директоры Рушат Мостафин, кадерле кунак итеп чакырылган мөхтәрәм ветеран-җитәкчеләр катнашты.

Аның чыгышында авыл хуҗалыгының игенчелек һәм терлекчелек нәтиҗәләренә, төзелеш, мәгариф, мәдәният кебек башка тармаклар эшчәнлегенә анализ ясалды.

«Авылны саклап калыйк, кешене эшле итик, дисәк, терлекчелеккә игътибар бирергә кирәк. Төп керем чыганагы, яшәешне тәэмин итүче тармак ул», — диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Кече авылларны да каты өслекле юллар белән тоташтыру максаты куелуын да ассызыклады. Мәгарифнең республикада әйдәп баручы системаларның берсе булуына тукталды. «Актаныш — миллилекне саклаган бердәнбер район», — дигән фикере дә горурлык белән яңгырады.

Район башлыгы районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт куйганнарга дәүләт бүләкләре тапшырды. Илдус Габдрахманов исә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының актанышлыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100