news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты

Авылда югары һәм урта һөнәри белемле агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, мехнизаторлар, терлекчеләр җитми, диде белгеч.

Азнакай техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакай политехник техникумы студентлары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

«Бу уку елында авыл хуҗалыгы профиле буенча 2 төркем чыгачак. Алар практиканы хуҗалыкларда, үзебезнең басуларда үтеп, тәҗрибә тупладылар. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы», — диде техникум директоры Роберт Хөснетдинов.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева белдерүенчә, бүгенге көндә районда 543 вакансия бар, шуның 19 авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Авылда югары һәм урта һөнәри белемле агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, мехнизаторлар, терлекчеләр җитми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100