Әлкигә нәселле таналар кайтарылды

«Хузангай»да җитештерелгән сөт тулысы белән диярлек биредәге май-сыр заводында эшкәртелә.

(Әлки, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының «Хузангай» җәмгыятенең сөтчелек комплексына 265 баш нәселле тана кайтарылды. Бу хакта район газетасы яза.

Соңгы елларда биредә сөтчелек тармагын нәтиҗәле эшләтү юнәлешендә зур эшләр алып барыла. Яңа савым залы төзелде, күп сөт бирә торган сыерлар саны ишәйде, мул азык запасы булдырылды, диелә хәбәрдә.

«Хузангай»да җитештерелгән сөт тулысы белән диярлек биредәге май-сыр заводында эшкәртелә.