news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан нефтьчеләре республика сулыкларына 8 мең сазан маймычын җибәрде

Балык тоту урыны һәм аларның оптималь саны Күл һәм елга балык хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән.

Башкортстан нефтьчеләре республика сулыкларына 8 мең сазан маймычын җибәрде
https://eco.tatarstan.ru/

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Башнефть-Добыча» җәмгыяте хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычына балык җибәрү эшләренең чираттагы этабын үткәрде. Чаллыдагы яр сызыгыннан, Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре күзәтүендә 8,1 мең сазан маймычын суга йөздереп җибәрделәр. Аларның тернәкләнеп китү мөмкинлеге зур.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балык тоту урыны һәм аларның оптималь саны Күл һәм елга балык хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Маймычларны нәкъ менә шушы нокталарда чыгару кешенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын мөмкин кадәр нәтиҗәле җайга салу мөмкинлеген бирәчәк. Чыгарылган маймычларның саны да фәнни исәпләмә нәтиҗәсе булып тора.

Ике аспект исәпкә алынган: беренчесе — йөздереп җибәрелгән урыннарындагы биоресурслар бу маймычларга туклану өчен җитәрлек булып тора һәм икенчесе — суга җибәрелгән маймычлар саны башка балык төрләренә исән калуны тәэмин итә торган табигый азык базасын бетермәячәк. 

Исегезгә төшерәбез, предприятие өчен үзе эшчәнлек алып бара торган төбәкләрдә биологик ресурсларны тулыландыруда беренче генә адым түгел. Быел гына да нефтьчеләр сулыкларга чөгәнең Кызыл китабына кертелгән 520,5 меңнән артык маймычын йөздереп җибәргән. Өстәвенә, яшь маймычларның 105 меңгә якын өлеше Татарстан Республикасы территориясендә җибәрелгән.

Куйбышев сусаклагычын балыкларның сирәк төрләре белән баету Казанда һәм Лаеш районының Иске пристань авылы янында, Түбән Кама сусаклагычында — Чаллыда гамәлгә ашырылган. Хәзер инде аларга сазан маймычлары да килеп кушылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100