Татарстанда беренче тапкыр 3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

Республикада 500 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән, 2 миллион гектар сөрүлек җиренең 1,8 миллион гектары эшкәртелгән.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ). Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 3 миллион тоннадан арткан. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов Татарстан кырларыннан шикәр чөгендере уңышын җыю һәм көзге кыр эшләре барышы белән таныштырды. Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән, 2 миллион гектар сөрүлек җиренең 1,8 миллион гектары эшкәртелгән. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры җиткерүенчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара. “Республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген уздык. Ә берничә ел элек без 2 миллион тонна уңыш җыю турында хыяллана идек”, – диде Марат Әхмәтов.

Шикәр чөгендере җыю эше 12 районда төгәлләнгән. Иң югары гектар уңышы Актаныш районында – 518 центнер.

Министр бүген хуҗалыкларда кукуруз уру эшенең актив баруын билгеләп үтте. 240 мең гектардан 180 мең гектары урылган, шуның 12,4 мең гектары бөртеккә. Тулаем бөртек уңышы 45 мең тонна, уңыш гектардан 36,3 центнер чыккан.