Биектау районында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды

Административ объект Каенлы авылында Президент программасы кысаларында төзелгән.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Бүген Биектау районының Каенлы авылында Президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды. Чарада «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биектау районы башлыгы тантана ачылышында «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенә муниципаль берәмлекләргә төрле яклап ярдәм күрсәткәне өчен, шулай ук кыска вакыт эчендә Каенлы үзәгендә авыл кешеләре өчен бик кирәкле бинаны төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Минсәгыйть Шакиров, үз чиратында, кулланылышка тапшырылган әлеге объект республикада Президент программасы кысаларында төзелгән өченче авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы булганлыгын әйтте. Моңа кадәр Зәй районы Акъсар һәм Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләрендә яңа биналар ачылган. 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 11 яңа авыл җирлеге башкарма комитеты биналары ачылачак.

– Җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр чишү белән мәшгуль. Кешеләр яңа биналарга бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Шуңа күрә аны матур, чиста һәм тәртипле итеп тотыйк, - диде Минсәгыйть Шакиров.

Ул бирегә җыелганнарга сәламәтлек, сабырлык, иминлек теләде, шулай ук Каенлы авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллинага күпьеллык хезмәте өчен «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең рәхмәт хатын тапшырды.