Кайбыч районы сыер савучысы Бөтенроссия конкурсында катнаша

Бәйге Түбән Новгород өлкәсендә уза

(Казань, 28 августа, «Татар-информ»). Бу елның 8 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Дальнеконстантиновский районында «Тепелево» ААҖендә машина белән сыер саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр иясен ачыклау йөзеннән, Бөтенроссия конкурсы уздырыла, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Конкурста төбәк ярышларында җиңүчеләр катнаша. Әлеге бәйгедә Татарстан данын Кайбыч муниципаль районында “Ак Барс” ҖЧҖенең 3 нче филиалында хезмәт куючы Мария Таймасова яклячак.

Конкурс, заманча җайланмалар кулланып, сөтчелек тармагында сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыра торган алдынгы технологияләрне гамәлгә керткәндә машина белән сыер савуны оештыруның алдынгы тәҗрибәсен популярлаштыру һәм машина белән сыер саву операторларының һөнәри осталыгын камилләштерү максатларында үткәрелә.